Ютазы муниципаль районы башлыгы Урыссу бистәсенең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан иң яхшы юбилей логотибына конкурс игълан итә.
Конкурста катнашучылар заманча, үзенчәлекле, җиңел таныла торган логотип ясарга тиеш, ул Урыссу юбилеен бәйрәм итү символы булачак.
Логотип проекты үзенчәлекле булуы белән аерылып торырга һәм төп позицияләрне: юбилей датасын, бистәнең тарихи һәм табигый үзенчәлекләрен, халыкның традицияләрен чагылдырырга тиеш. Шулай ук ул поселокның таныла торган символын чагылдыра ала; эмоциональ, якты, игътибарны җәлеп итә торган булырга тиеш. Логотип заманча, уникаль, башкаруда оригиналь, сувенир һәм басма продукциясен бизәү өчен уңайлы, образлары гади, аңлаешлы булырга тиеш.
Конкурс 2022 елның 1-10 февралендә үткәреләчәк.
Конкурста шәхси затлар да, мәгариф учреждениеләре дә, иҗат коллективлары да, шәхси эшмәкәрләр дә, иҗтимагый оешмалар да катнаша ала. Авторларның яшьләре чикләнмәгән.
Анда катнашу өчен гаризалар һәм конкурс проектлары soc2019@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 2-73-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
https://vk.com/urussu_official