Цифрлаштыру, мәгълүмати технологияләр тормышны күпкә җиңеләйтте, әлбәттә, ләкин, шуның белән бергә, янчыкны да “җиңеләйтергә” мөмкин.
Билгеле булганча, мошенниклар елдан-ел үзләренең кешеләр ышанычына керү юлларында хәйләкәррәк һәм елгыррак була бара. Тавышлары да “йомшак”, гүя алар дикция өстендә эшләү буенча махсус курслар уңышлы узган. Һәм механизмнар шундый шомартылган ки, тел-теш тидерерлек түгел. Ә безнең агай-эне, яшерене-батырыны юк, бик җиңел ышанучан. Шулай да аларның “кара көн"гә кысып-саклап җыйган азмы-күпме тупламалары бар. Усал ниятлеләр нәкъ менә шундый гражданнар категорияләрен ятьмәгә эләктерә. Мошенниклар үзләрен клиентның банк картасының акчаларын ашыгыч рәвештә «коткаручы» менеджерлар дип кенә түгел, ә хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип тә таныштыра.
Схема якынча болай корыла. Йомшак диванда ике яки өч кеше утыра, ә шалтырату ишетүче телефонны кабыза. Сораулар төрле булырга мөмкин. Максаты - кешене ялгыш юлга кертү һәм борчуга салу: аның «финанс куркынычсызлыгы мендәре»н ”ертырга” маташучылар бар имеш. Алга таба сценарий сөйләшү барышында языла. Җиңел ышанучы кешеләр “кармакка” шунда ук эләгә һәм акчаларны коткару максаты белән картаның номерын гына түгел, ә кире яктан кодын да әйтеп сала. Әгәр дә кеше уяу һәм «сандугач сайрауларына» ышанмый башлаган һәм телефонын сүндергән икән, андыйларга икенче шылтырату – “хокук саклау органнары хезмәткәрләре”ннән әзерләнгән. Янәсе, әле генә сезнең акчагызны үзләштерү юлларын “капшап” карадылар яки берничә минут элек аларга сезнең мәгълүматлар буенча кредит рәсмиләштерергә җыенулары турында хәбәр килде. Исегезгә төшерегез әле, ул сезнең парольне кайдан һәм кайчан белә алды икән? Сезнең акчагызны саклау һәм аларны мошенникларга таныш булмаган башка “якланган” номерга күчерү максатында, сез банк картасы номерын – артындагы өч санны да әйтергә тиеш, имеш.
Акча күчерү өчен банк картасының номеры да җитә. Кире яктагы код акча “урлау” өчен кирәк.