Газ чыгу очрагында нишләргә

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Очкын чыгу һәм бүлмәдә һава температурасы күтәрелү белән бәйле гамәлләргә юл кумагыз. Электр выключательләргә кагылмагыз - бу да очкын барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Барлык тәрәзәләрне ачып, бинаны яхшылап җилләтегез. Барлык кешеләрне чыгарып җибәрегез. Газ эшләвен туктатыгыз. Газ белгечләрен чакырыгыз.

Әгәр газ чыккан урында газ янып китсә:

газ янганда шартлау куркынычы юк. Беркайчан да утка өрмәгез, чөнки бу һәлакәткә китерергә мөмкин: газ һәм һава кушылып, шартлаткыч катнашма хасил итә, һәм ялкын чыганагы булганда (артык кызган тимер, янып яткан күмер, очкыннар һ.б.) шартлау котылгысыз. Ут янында урнашкан предметлар янып китмәвен күзәтегез.

Кысылган табигый газ балоныннан газ чыкса:

Кагыйдә буларак, газ чыгу балонның бөгелүчән шланг белән тоташу урынында барлыкка килә. Мондый зарарлану булган очракта, вакытлыча бу урынны юеш чүпрәк белән капларга була. Булдыра алсагыз, баллонны урамга чыгарыгыз. Әгәр мөмкин түгел икән, бинаны яхшылап җилләтегез. Һава температурасы күтәрелүе белән бәйле гамәлләргә юл куймагыз. Кичекмәстән баллонны тәэмин итүче оешмага кайтарып бирегез. Газ плитәсеннән һәм беренче каттагы стояклардан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу – янгын чыгу алшартларының бер сәбәбе булып тора. Әйтик, гаилә әгъзаларының берсе газ плитәсен кабызган икән, аңа аш әзерләү яки җылыту өчен савытлар куя һәм башка эшкә игътибарын юнәлтә икән, бу да кызган савыт, янган аш, кайнап торган су аркасында фатирда янгын куркыныч вазгыяте тудырырга мөмкин.

 Газ  приборларыннан файдаланганда янгынны булдырмас өчен, практикада тикшерелгән кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә киңәш итәбез:

җәй көне беренче катларда газ стоякларыннан файдалануга аеруча игътибар итәргә кирәк: фатирда тәҗрибәсез кешеләр беренче катның газ стоякларындагы газ краннарын ябалар, бу бик куркыныч, чөнки йорттагы бөтен газ системасы ябыла, бу янгын һәм кешеләр үлеменә кадәр иң куркыныч  нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Әгәр яшәүчеләр озак вакыт кайтмый торса, фатирларны ачу өчен Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

Кысылган газ балонында ут күренсә.

Кулларыгызга юеш чүпрәк урап, кранны ябарга тырышыгыз. Әгәр бу мөмкин түгел икән (прокладкада ут, кызу сәбәпле,  кран деформацияләнгән), ялкынга  өрмәгез, чөнки бу шартлауга  китерергә мөмкин. Шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз һәм ут яныннан ерак түгел урнашкан предметларны уттан сакларга тырышыгыз. Беркайчан да кысылган газ белән балонны, ул суынганчы, урыныннан күчермәгез, ул кечкенә селкетүдән дә шартларга мөмкин.

 

https://vk.com/wall-1363333_14503

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International