ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов "омикрон" штаммы белән авыруның беренче билгеләре булганда ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертыновның бу 5 төп киңәшен үзегезгә корал итеп алыгыз.

 

1. Мөстәкыйль симптоматик терапия кискен респиратор вирус инфекциясе  классик күренешен дәвалау белән туры килә һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Югары температура, баш һәм мускул авыртуы булганда, тәүлегенә 2 литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә 3 тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар кабул итәргә кирәк.

2. Өй аптечкасы арсеналында сезонлы салкын тию һәм кискен респиратор вирус инфекциясе  вакытында еш кулланыла торган рецептсыз бирелә торган дарулар булырга тиеш: югары температура булганда – ибупрофен, ацетилсалицил кислотасы; тамак кымырҗыганда  – үләннәр яки хлоргексидин нигезендә аерым органга тәэсир итә торган микробларга һәм ялкынсынуга каршы чаралар; борын тыгылуны бетерү өчен – кан тамырларын тарайтучы тамчылар, диңгез суы нигезендә юу өчен эретмә; вируска каршы препаратлар – тамчы, спрейлар төрендә интерферон-альфа (гриппферон, генферон лайт һ. б.). Бу препаратлар авыруны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

3. Табиб чакыртырга кирәк: 1) әгәр температура 38°тан артык булса, 3 көннән артык, дару препаратлары кулланып та, төшмәсә

2) тын кысылса (сулыш ешлыгы 22 минуттан артык булса), һава җитмәү тойгысы булса.

4. Антибиотикларны контрольсез куллануга юл куярга ярамый. Аларны табиб кына билгели һәм бары тик бактериаль инфекция китереп чыгарган өзлегүләр үсеше очрагында гына. Мондый препаратларны мөстәкыйль кабул итү файдасыз һәм хәтта куркыныч та.

5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. Кискен респиратор вирус инфекциясенең   беренче билгеләре булганда өйдә калыгыз һәм башка кешеләрнең зарарлану куркынычын тудырмагыз. Авырган кешене, гаилә даирәсендә элемтәләрне чикләү максатында, аерым бүлмәгә яткыру яхшырак. Шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш әйберләре, сөлге, савыт-саба, эчке кием аерым булырга тиеш. Бүлмәне һәм фатирны ешрак җилләтергә, дымлы җыештыру уздырырга кирәк, ә аралашканда, медицина битлеген кию, кулларны антисептик белән эшкәртү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International