Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Китап дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән таныштыру экскурсиясе үткәрелде

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 1 нче номерлы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен «Китап дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән таныштыру экскурсиясе үткәрде.

 

Яшь китап укучылар балалар китабы һәм төсле журналлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче Илсөяр Шәрипова балаларга «абонемент», «формуляр», «уку залы» ның нәрсә икәнлеге, китапханәдә һәр китап үз урынында торуы турында сөйләде. Балалар китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре, кире кайтару сроклары һәм китапларга сакчыл караш турында белделәр. Шулай ук китапханәгә китап алучы булып язылырга һәм акыллы, кызыклы китаплар белән дуслашырга тәкъдим иттеләр, чөнки алар - безнең иң яхшы дусларыбыз һәм тугры киңәшчеләребез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International