Хөрмәтле гражданнар!

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты «Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчылары турында» 20.08.2004 ел, № 113-ФЗ Федераль закон һәм «Присяжный утырышчыларга кандидатларның исемлекләре һәм аларның запастагы исемлекләре турында» 22.01.2002 ел, № 18 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында 2022 елның 1 июненнән алып 2026 елның 31 маена кадәрге чорда район суды эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлекләре һәм запас исемлекләре төзелүе турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының присяжный утырышчыларга кандидатларның төзелгән исемлекләре һәм запастагы исемлекләре белән түбәндәге адрес буенча таныша алалар: Урыссу ш.т. п., Пушкин ур., 38 йорт, 205 нче кабинет (Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы). Күрсәтелгән исемлекләр белән танышу срогы 2022 елның 21 февраленә кадәр.

"Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчылары турында» 20.08.2004 ел, № 113-ФЗ Федераль законның 3 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, присяжный утырышчылар һәм присяжный утырышчыларга кандидатлар була алмый торган затлар турында мәгълүматны игътибарга алуыгызны сорыйбыз:

1) присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләрен төзү вакытына 25 яше тулмаган затлар;

2) алынмаган яки юкка чыгарылмаган хөкем карары булган затлар;

3) суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип танылган яисә суд тарафыннан эшкә сәләтлелектә чикләнгән дип танылучылар;

4) алкоголизмнан, наркоманиядән, токсикоманиядән, хроник һәм озакка сузылган психик авырулардан дәвалануга бәйле рәвештә, наркология яки психоневрология диспансерында исәптә торучылар.

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткәндә, коронавирус йогышлы авыруы белән бәйле рәвештә үзегез белән вакциналаштырылучының QR коды һәм шәхси саклану чаралары булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International