26 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен инглиз математигы, язучы, «Алиса могҗизалар илендә» һәм «Алиса көзге арты дөньясында» әкиятләре авторы Льюис Кэрроллга 190 яшь тулу уңаеннан «Льюис Кэрроллның могҗизалар иле» дип исемләнгән әдәби квест үткәрелде.
Башта китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларның Л.Кэрроллның әсәрләрен уку-укымаулары белән кызыксынды. Күп кенә балалар әлеге китап геройлары белән таныш икән инде, ә кайберләре мультипликацион һәм нәфис фильмнар да караганнар. Балаларга язучының иҗаты, «Алиса могҗизалар илендә» дигән кызыклы китап барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, шулай ук балалар язучының бу әкиятне кечкенә кыз Алиса Лиддел өчен иҗат иткәнлеген белделәр. Л.Кэрролл үз китабында балаларны төгәл фәннәр белән таныштырырга уйлаган. Балалар әдәби викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, уен биремнәрен үтәделәр һәм Л.Кэрролл әкиятләре мөстәкыйль уйларга өйрәтүен, гадәти тормышта гадәти булмаган күренешләрне күрергә булышуын белделәр