Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәп укучылары өчен «Камалыш хатирәсе сәхифәләре» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елда Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә.

Әлеге тарихи дата уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре 2 нче мәктәп укучылары өчен «Камалыш хатирәсе сәхифәләре» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларга камалышта калган шәһәр кешеләре өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде: ачлык һәм суыклар, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклавы. Балаларны аеруча кечкенә кыз Таня Савичева язмышы тетрәндерде. Аның көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International