Урыссу район үзәк хастаханәсенә балаларны вакциналаштырырга мөмкин булган беренче препарат партиясен алып кайттылар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

26 гыйнвардан Ютазы районында ковидтан прививканы балаларга да ясатырга була. Район медучреждениесенә 30 доза күләмендә вакцина кайтты.

"Спутник-М" вакцинасын (медицина исеме — "Гам-Ковид-Вак-М") Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәгендә эшләгәннәр. Асылда, бу шул ук "Спутник V" инде, тик анда гамәлдәге матдәнең концентрациясе биш тапкыр киметелгән. Галимнәр препарат җиңелрәк кичерелсен, әмма үз нәтиҗәлелеген саклап калсын өчен, шундый пропорцияне сайлаган. "Спутник М" инде клиник сынауларның беренче һәм икенче фазаларын узды. Проектны эшләүчеләр сүзләренә караганда, вакцина үзенең куркынычсызлыгын һәм яхшы кичерелүен исбатлады.

Препарат 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен билгеләнгән. 12-15 яшьлек балаларга вакцинация ата-аналар ризалыгы белән үткәреләчәк, 15 яшьтән өлкәнрәкләр документны мөстәкыйль тутыра ала.  Балаларны вакциналаштыру алдыннан педиатр караячак: ул тән температурасын һәм кан басымын үлчәячәк, үзен ничек тотуын сорашачак.

Прививкадан соң карантин кирәкме? Белгечләр барлык саклык чараларын да үтәү җитә дип саный: битлек кияргә, элемтәләрне минимальләштерергә, социаль дистанцияне сакларга.

 

https://vk.com/urussucrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International