Кичә медицина хезмәткәрләре бригадасы Иске Урыссу авылы фельдшер-акушерлык пунктында 18 яшьтән өлкән булган гражданнарны диспансерлаштыруны башлады. Бу көнне 51 кеше медицина каравы узды. Әлеге торак пунктта халыкны диспансерлаштыру бүген дә дәвам итә.