Район мәдәният йорты директоры һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы "Урыссу гимназиясе"нең 8-11 сыйныф укучылары белән районның мәдәни тормышына яшүсмерләрне җәлеп итү буенча әңгәмә үткәрделәр.

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

26 гыйнвар көнне Район мәдәният йорты директоры Абдурахманов Рөстәм һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе  Галләмова Регина "Урыссу гимназиясе" нең 8-11 сыйныф укучылары белән районның мәдәни тормышында, волонтерлык хәрәкәтендә һәм проект эшчәнлегендә катнашу буенча әңгәмә үткәрделәр.

 

Балалар "Пушкин картасы" проекты мөмкинлекләре, аны ничек рәсмиләштерергә, картада күпме акча булачак һәм аларны нәрсәгә тотарга мөмкин икәнлеген белделәр.

Фикер алышу барышында балалар бу елга төркемле мәдәни чаралар планын төзү турында теләкләр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International