Район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Мария Килячкова инициативасы белән социаль проектлау буенча белем бирү интенсивы узды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Интенсив катнашучылары - мәдәният хезмәткәрләре булды.

Очрашу спикеры булып Татарстан Республикасының мәдәният сораулары буенча Яшьләр хөкүмәте киңәшчесе  Мутугуллина  Гөлфия һәм Татарстан Республикасы ресурс үзәге эшләр идарәчесе Сираҗетдинов Нәфис чыгыш ясадылар. Алар грант алу өчен ничек эш итәргә  кирәкбулуы турында сөйләделәр. Грант системасы елдан-ел көчәя бара, һәм безгә социаль проектлауга өйрәнергә кирәк. Катнашучылар «социаль проект» ның нәрсә икәнен, заявкадан нәрсәләр белән аерылуын, нинди өлешләрдән торуын белделәр. Теориянең кайбер мәсьәләләрен өйрәнделәр, берничә гамәли совет алдылар. Алган белемнәр конкурсларда проектларның шансларын арттырырга тиеш.

 

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International