"Пушкин картасы" программасы кысаларында татар милли баш киемнәрен ясау буенча мастер-классны Иске Каразирек авыл мәдәният йорты җитәкчесе Г.Р. Сарайкина үткәрде. Малайлар һәм кызлар татар милли баш киемнәре ясауда бик күп яңалыклар белделәр һәм алар өчен яңа сәнгатьтә үз күнекмәләрен бик оста кулландылар.