Район хатын-кызлар советы мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Сөйләшү түгәрәк өстәл артында узды: хатын-кызларның башлангыч оешмалары вәкилләре 2022 елга район хатын-кызлар советының билгеләнгән планнарын тыңладылар, алар белән район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова таныштырды.

 

Аерым алганда, ул җыелганнарның игътибарын Урыссу поселогының хатын-кызлар советы рәисен билгеләү, җирлекләрнең хатын-кызлар советларына яшьләр вәкилләрен җәлеп итү кирәклегенә юнәлтте.

 

- Мәсәлән, районда гына түгел, аннан читтә дә танылган «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбленнән күп кенә хатын-кызлар бүген гаилә тормышында сынатмый – алар  яшь әниләр булып тора, - дип билгеләп үтте Наилә Хөснетдинова. - Хореография коллективында алар күпмедер дәрәҗәдә матур осталык мәктәбен уздылар. Һәм мондый кызлар бүген районның хатын-кызлар хәрәкәтенең прогрессив өлешен тәкъдим итәргә тиеш.

 

Очрашу барышында шулай ук «Ютазы районының җиде капкасы» проектына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин әйтүенчә, “капкалар” күзгә күренеп торырлык булырга тиеш. Башлангыч оешмалар вәкилләре “капкага”  керү урыны, капканың һәр “арка”сын нинди итеп күзаллаулары турында сөйләделәр.

Цифрлаштыру мәсьәләсе дә читтә калмады – Зөлфия Гыйбадуллина муниципалитетның күп кенә хезмәтләренең онлайн-режимга күчүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International