Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә халык җыены узды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә халык җыены булып узды, анда Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район прокуроры Тимур Фатыйхов, район бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Подгорный авыл мәдәният йортында авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга җыелды. Очрашуда җирлекнең социаль-икътисади үсеше, Урыссу-Каразирек юнәлеше буенча юлның торышы, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, почта бүлекчәсе булмау, фельдшерның эш режимы һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Җирлектә узган чорда ниләр эшләнүе турында авыл җирлеге башлыгы Фларис Әхмәтов сөйләде. Әлеге җирлек составына 3 торак пункт керә: Бәйрәкәтамак – административ үзәк, Көрәш-Бүләк авылы  һәм Подгорный  поселогы. Барлыгы  776 кеше яши. 2021 елда 6 бала туган, бу узган елга караганда 4 балага күбрәк. 18 кеше үлгән, шулай ук 4 кешегә күбрәк. Йортларның гомуми саны - 337. Шулай ук җыелганнарга җирлек территориясендә планлаштырылган социаль әһәмиятле чаралар турында мәгълүматлар җиткерелде. Быел Көрәш-Бүләк авылында яңа ФАП төзү планлаштырыла. Җирлек территориясендә барлыгы 3 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Әхмәтов ассызыклаганча, торак пункт территориясен төзекләндерүгә кагылышлы күп кенә сораулар акрынлап хәл ителә. Ул үз чыгышында авыл тормышының барлык өлкәләрендә дә проблемалы мәсьәләләргә кагылды, шулай ук 2021 елда башкарылган чаралар турында сөйләде. Мәсәлән, «Салават күпере» балалар бакчасы ачылган, «Безнең ишегалды» программасы буенча 6 КФЙ ишегалды төзекләндерелгән, күптән көтелгән «Юбилей» паркы төзелгән, анда тренажерлар һәм кече архитектура формалары урнаштырылган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә мемориал ныклап төзекләндерелгән. Һәм болар барысы да Подгорный бистәсендә генә. Моннан тыш, Бәйрәкәтамакта чиста эчә торган су белән торбаүткәргеч сузылган, быел да эшләр дәвам итәчәк, торак пунктларда өстәмә яктырткычлар урнаштырылган, Көрәш-Бүләк халкын су белән тәэмин итә торган чишмә каптажлары чистартылган, Бәйрәкәтамак һәм Подгорный авылларында иске агачларны кисү буенча эш алып барыла. Даими рәвештә төрле өмәләр үткәрелгән, анда битараф булмаган җирле халык катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International