Кәрәкәшле авыл китапханәсендә "Буыннар байлыгы - ышаныч һәм өмет белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Кәрәкәшле авыл китапханәсендә “ Буыннар байлыгы - ышаныч һәм өмет белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе - ислам динен рәсми кабул итү турында сөйли. Китап укучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителде, аларда Болгар тормышының югары үсеш алган урта гасыр цивилизациясен – һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, архитектура һәм төзелеш, һөнәри мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар буларак тасвирлый. Укучылар шулай ук борынгы Болгарның дөнья мәдәнияте һәйкәлен торгызу – казыну эшләре, төзү һәм борынгы  рухи хатирәләрне торгызу турында журнал һәм газета мәкаләләре белән таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International