Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын кисәтү һәм саклык чаралары турында хәбәр итә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Терлек сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә:

- Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстаннан хайваннар кертүне туктатырга.

- Казахстан белән чиктәш өлкәләрдән: Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан терлек кертүне туктатырга.

- терлекләр кертүне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә;

- Электрон ветеринария озату документларын «Меркурий» ФДМСта рәсмиләштерергә.

Авыл җирлекләре башлыкларына:

- куркыныч турында халыкка хәбәр итәргә;

- авылларда терлек сату-алуны күзәтеп торырга;

- Эчке эшләр органнарына һәм ветеринария хезмәтенә машинадан  

терлек сату фактлары турында хәбәр итәргә;

- хуҗалык кенәгәсендә терлекләр исәбен алып барырга.

Хуҗалыклар җитәкчеләренә:

- Казахстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән, шулай ук алар белән чиктәш регионнардан терлек һәм терлек азыгы кертүгә юл куймаска;

- хуҗалык территориясенә кергән барлык транспорт чараларын дезинфекцияләргә;

- чит затларны хайваннар һәм аларны тоту урыннарына кертмәскә;

- терлек һәм азык кертүне ветеринария хезмәте белән килештерергә;

- төп көтүгә керер алдыннан барлык сатып алына торган хайваннарны карантинлаштыру үткәрергә;

- ферма хезмәткәрләрен шәхси ярдәмче хуҗалыклары өчен имин булмаган төбәкләрдән килгән билгесез терлек сатып алмау турында кисәтергә.

Хайваннарның аеруча куркыныч авыруларына шикләнелгән очракта, тиз арада ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Хөрмәтле гражданнар, уяу булыгыз. Безнең иминлек - безнең кулларда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International