2022 елда Ютазы районында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары тагын бергә артачак – Байлар авылында яңа медицина учреждениесе төзү турында ТР Министрлар кабинеты карары дөнья күрде.
Модульле ФАП Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медица-санитар ярдәмне камилләштерүне үз эченә алган чараларны гамәлгә ашыру максатында төзелә. Байлар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзү өчен республика бюджетыннан 5 031,64 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Агымдагы елда республикада модульле технология буенча фельдшер-акушерлык пунктларын проектлау һәм төзү өчен барлыгы 146 590,83 мең сум акча каралган. Барлыгы 23 ФАП төзеләчәк.