Якташыбыз, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле солисты Ралина Нигъмәтуллина "Татарстан миссы - 2022" XXlV республика матурлык конкурсында “Тамашачылар симпатиясе миссы" призына ия булды.
Без конкурсның барлык этапларын да лаеклы, беркем ярдәменнән башка үтеп, суперфиналга кадәр барып җиткән Урыссу шәһәр тибындагы поселогыннан килгән гүзәлебез белән горурланабыз. Талантлы, максатчан, кыю Ралина Руслан кызы Нигъмәтуллина Россия дәүләт гадел хөкем университетында суд прокурор эшчәнлеге белгечлеге буенча укый.
Афәрин, Ралина! Синең белән горурланабыз! Ирешелгәннәрдә тукталып калмавыңны телибез. Хуплап тавыш бирүдә катнашучыларның барысына - барысына да зур рәхмәт. Барыгызны да югары бәялибез һәм яратабыз.