Ветераннарны юбилейлары белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 28 гыйнвар көнне, Әбсәләм авылында гомер итүче Миңнегөл Хәбир кызы Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды. Бу көнне аны Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район ветераннар советы рәисе Владимир Петров, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева, Әбсәләм ветераннар советы рәисе Миңнегөл Мостафина, шулай ук туганнары һәм якыннары котлады.

Алар юбилярга район башлыгы Аяз Шәфигуллинның котлау хатын укыдылар, шулай ук тантана сәбәпчесенә бүләкләр тапшырдылар.

Миңнегөл Хәбир кызы кунаклар килүен көтмәгән булган, шулай да барысын да үз йортында җылы каршы алды. Бу көнне ул иң җылы, иң изге теләкләр генә ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International