Агымдагы елда Урыссу үзәк район хастаханәсе КТ белән тәэмин ителәчәк

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән узган видеоконференцияләрнең берсендә Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин, районга комьютер томографиясе юнәтүдә ярдәм сорап, шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.
Узган атна ахырында район башлыгы Аяз Шафигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, районның баш табибы Светлана Шакирова хастаханә территориясендә очрашты. Сүз, асылда, яңа медицина җиһазын урнаштыруның нинди техник таләпләргә туры килүе, аны урнаштыру өчен мәйдан бүлеп бирү турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International