Халык сәнгате образларында матди булмаган мәдәни мирас төрле халыкларның үзенчәлекләрен һәм дәвамчанлыгын формалаштыра, һәр халыкның мәдәни кодын һәм рухын чагылдыра.
Әлеге вакыйга кысаларында Кәрәкәшле авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Халык мәдәнияте чыганакларына» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү әзерләгән. Китапханәче балаларны «Халык мәдәнияте чыганаклары” дип исемләнгән күргәзмәдә әзерләнгән әдәбият белән таныштырды. Укучыларга «Халык традицияләре» һәм «Татар халык иҗаты» кебек бүлекләр тәкъдим ителде. Әлеге китап күргәзмәсе китапханәдә 2022 ел дәвамында эшләячәк.
Бүген кешенең төп бурычы – рухи сайланыш ясау: аның меңъеллык язмышында, гасырлар тирәнлегеннән барган игелекле йолаларында, гореф-гадәтләрендә үз халкы белән кушылу. Без төрле халыкларның гореф-гадәтләрен кадерләп сакларга, заман һәм буыннар бәйләнешен югалтмаска тиеш.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/nastupivshiy-2022-god-v-rossii-obyavlen-godom-narodnogo-iskusstva-i-nematerialnogo-kulturnogo-naslediya-narodov-rossii