Районыбыз талантлар йолдызлыгының бер вәкиле

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Шамил сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша, спортта казанышлары аеруча соклангыч. Укудан буш вакытта ул бокс белән шөгыльләнә, шулай ук волейбол һәм ату берләшмәләренә йөри.

Район, республика, региональ һәм бөтенроссия ярышларында даими катнашучы һәм җиңүче.

Шамил шулай ук шахмат уены белән дә мавыга. Район шахмат турнирларында даими катнаша.

Күп кенә мәктәп чараларында актив катнашты. Пневматик мылтыктан ату буенча ярышларда 44/5 нәтиҗәсе белән 2018 елда 3 нче урынны алды. «Безнең төп кызыксынуыбыз - урман» рәсем конкурсында «Урман атнасы - 2018» республика акциясенә багышланган Бөгелмә урманчылыгы оештырган чарада катнашып, «Урманны саклагыз» номинациясендә 3 нче урынны алды.

Шамил «Мин татарча сөйләшәм», "Экстремизмга - юк!", "Географик диктант", чишмәләрне чистарту буенча экологик акция кебек мәктәп, район һәм республика акцияләрендә актив катнашучы.

Шамил спортта ирешкән уңышлары өчен "Ютазы районына 30 ел" юбилей медале белән бүләкләнде.

Мәктәпнең башка укучылары арасында ихтирам казанды, сыйныфташлары арасында дуслары бар. Шамил игелекле, дусларына ярдәм итәргә әзер, масаймый, кабул ителгән кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәргә тырыша, яхшы тәрбия алган. Сабыр, тыныч холыклы булуы белән аерылып тора. Вакыйгаларга үз карашы бар һәм аны дәлилли белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International