Без - Кәрәкәшле авылыннан Латыйповлар гаиләсе:
Безнең гаилә чын-чынлап бәхетле. Ул кечкенә, әмма бик тату һәм нык. Бәхетле гаилә мөнәсәбәтләренең сере - ул көндәлек хезмәт, анда ата һәм ана тигез катнашырга тиеш.
Бәхетебезнең төп рецепты – эчке мохит, дип саныйбыз. Гаилә әгъзалары арасында мәхәббәт һәм аңлау хөкем сөргәндә, өй җылы һәм уңайлы, һәркем бәхетле, димәк, бөтен гаилә дә бәхетле була. Әгәр балалар үз туганнарының кайгыртучанлыгы, мәхәббәте, игътибары белән әйләндереп алынса, өйдә уңайлы, җылы, чиста булса, мондый өйне балалар бик ярата.
Безнең әни - хезмәт сөючән һәм игелекле, ягымлы һәм сизгер. Ул бар эшкә дә оста: аш-суга, кул эшләренә, чәчәкләр үстерергә. Безнең әти бик матур җырлый, бәлки, нәкъ менә шул сәбәпле ул әнигә ошагандыр. Танышканнарыннан соң ике ай да үтми, яшь гаилә барлыкка килә.
Йортта җылылык һәм уңайлылык тудырырга гореф – гадәтләр - бөтен гаиләне берләштерә торган нәрсәләр булыша. Кич саен кичке ашка җыелып, без көн эчендә булган вакыйгалар турында фикер алышабыз, тәэсирләр белән уртаклашабыз. Бәйрәм өстәлендә һәрвакыт татар халык ашлары - безнең яраткан ризыкларыбыз - бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк, тәбикмәк була.
Без бер-беребезгә үз проблемаларыбызны һәм кичерешләребезне ышанып бәян итәбез, башка гаилә әгъзалары очрашкан авырлыкларга аңлап карарга тырышабыз. Шуңа күрә бездә ышаныч, ярдәм һәм гармония хөкем сөрә.