Соңгы вакытта авылда яшьләр сирәк кала, авылларда гаилә кору да сирәк күренеш.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәр сайлап, яшьләр шәһәргә укырга китәләр һәм анда төпләнеп тә калалар. Авыллар картая башлады. Бу күренеш безнең авылга да ят түгел. Тик безнең авылда, Аллага шөкер, биредә үз бәхетләрен тапкан яшьләр дә шактый әле. Шундый гаиләләрнең берсе - без, менә 16 ел бергә яшибез, ирем Ямаев Рафис «Электросоединитель» АҖдә эшли, мин – Алсу, Бәйрәкә авыл китапханәсе мөдире. Әниебез Зәйтүнә 40 елдан артык «АгроМир» ҖЧҖ баш экономисты булып эшли, ә әтиебез, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Ямаев Сәгыйт бөтен хезмәт эшчәнлеген туган колхозына багышлаган, үз эшен намус белән, зур җаваплылык тоеп башкара. Аларның әби - бабайлары, әти-әниләре дә гомер буе шушы хуҗалыкта эшләгән, беренче булып колхозга кергәннәр һәм колхозчылар сафында булганнар. Әлеге гаиләнең бу хуҗалыкка керткән өлеше 7 гасырдан артык...
Чаралар уздырылганда, без сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, җырлыйбыз һәм биибез. Авыл мәдәният йортында бер генә чара да безнең гаилә әгъзалары катнашыннан башка үтми. Безнең авылда "МонлыСаз" ветераннар ансамбле эшли, әниебез - әлеге ансамбль җитәкчесе . Ул безнең җырлый да, бии дә, шигырь укучы да. Рәфис тә бик яхшы җырлый, бии. Ул шулай ук спортчы да, милли көрәштә призлы урыннар яулый.
Күрше Кече Урыссу авылында яшәүче Алсуның әти-әнисе Ибраһимов Әнәс, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучы, драма түгәрәге әгъзасы. Әнисе Илсөяр тәмле һәм хуш исле пироглар һәм чәк-чәк белән сыйлаучы уңган хуҗабикә.
Без гаиләдә өч кыз тәрбиялибез, алар барысы да бик яхшы җырлый, Бәйрәкә урта мәктәбенең «Тургай» бию төркемендә алыштыргысыз биючеләр.
Без туган телебезне хөрмәт итәбез. Туган телебездә сөйләшәбез. Кызларыбызның өчесе дә - Сөмбел, Таңсылу, Ясминә татар теле буенча район олимпиадасында даими катнашып, призлы урыннар алалар.