Без - Галиевлар гаиләсе. Яссытугай авылында яшибез.
Безнең гаилә 5 кешедән тора. Ял һәм бәйрәм көннәрендә без тату гаиләбез белән безнең почмакта - туган йортыбызга җыелабыз. Әниебез Роза – оста пешекче, бәйрәм кичке ашын әзерли. Ул үз куллары белән хәтта икмәк тә пешерә. Әтиебез Ирек бик оста итеп шашлык әзерли. Ул Урыссу химия заводында газ җиһазлары операторы булып эшли. Олы абыебыз Эльвир өйләнгән. Ул Ютазы элеваторында эшли. Хатыны Айгөл белән уллар үстерәләр. Икенче балалары - Илнара. Ул да гаиләле. Ире Артур белән малай үстерәләр. Кече улыбыз Илназ Ютазы мәктәбендә 6 сыйныфта укый.
Җәй көне без, авылның барлык киңлекләрен айкап, велосипедта йөрергә яратабыз. Ә кышын чаңгыда текә таулар яулыйбыз. Гаиләбезнең гореф-гадәтләреннән берсе - Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы шәһәрләре буенча ел саен үткәрелә торган экскурсияләр. Безнең гаилә мәктәп чараларында, шулай ук "бөтен гаилә белән ГТО" район конкурсында актив катнаша.
Без гадәти тату гаилә, анда мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Тату гаилә - бәхетле гаилә!