Гаилә - ул безнең иң зур таянычыбыз, иң ышанычлы сыену урыны. Анда бер-берсен яратучы, бер-берсен кайгыртучы кешеләр яши. Ничек кенә булмасын, кеше үз гаиләсенең җылы учагында ял итә ала. Гаилә тормышы - ул өзлексез хезмәт һәм бәхетле гомер кичерү.
Гаилә дөрес юлдан барырга, барлык кыенлыкларны бергәләп җиңәргә тиеш. Һәм без үз гаиләбезне шундыйларның берсе дип саныйбыз. Садрутдиновлар гаиләсенә яңа елда 10 ел тулды. Беренче карашка, күп вакыт та түгел кебек. Әмма бу вакыт эчендә ирем Рамил белән күпме тәҗрибә тупладык. Бүген мин, Садрутдинова Гөлнар Али кызы, Урыссудагы 1нче номерлы башлангыч мәктәптә туган тел укытам, ирем Садрутдинов Рамил Наил улы Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесендә шофер булып эшли. Моңа кадәр безгә төрле урыннарда яшәргә һәм төрле вазыйфаларда хезмәт куярга туры килде. Бергә яши башлаганда, әлбәттә, барлык яшь гаиләләргә туры килгән кебек, безгә дә авыр сынаулар үтәргә туры килде. Бер фатирдан икенчесенә күчеп йөрдек. Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә: бүген без якты фатирда яшибез. Ике яраткан сабыебыз – кызыбыз Мәрьям һәм улыбыз Рамзан үсә, алар торрмышыбызның бизәге. Алар безнең искиткеч гаиләбезне тагын да ямьләндерделәр. Кызыбыз Мәрьям бүген 1 нче номерлы башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Улыбыз 2 нче номерлы балалар бакчасына йөри.