Кариповлар гаиләсе бергә бәхетле. Аларның гаиләсе 2007 елның 4 августында барлыкка килә. Агымдагы елның август аенда алар уртак тормышларының унбиш еллыгын бәйрәм итәләр.
Аларның гаиләсе дүрт кешедән тора. Гаилә башлыгы – Илдар Зәйтүн улы. Ул КФХ идарәчесе. Көн буе руль артында, кулыннан телефон трубкасын төшерми. Авыл хуҗалыгы культуралары: бодай, борчак, арпа, көнбагыш игү белән шөгыльләнә. Эшчән, кайгыртучан, игътибарлы, максатчан, ярдәмчел, юмарт. Ул авырлыклардан курыкмый. Аның хыялы - буш вакытны бергә үткәрү өчен андый вакытның күбрәк булуы. Гаилә башлыгы үз якыннарын тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Әти - яклаучы һәм таяныч. Аның ярдәме белән гаилә муллыкта һәм үзара мәхәббәттә яши, үзен иминлектә тоя.
Әни кеше - Гүзәлия Рафаел кызы 17 ел дәвамында педагог булып эшли. Эше иҗади, кызыклы, әмма шул ук вакытта бик җаваплы. Кайчагында катлаулы да була. Әмма аның төп кайгыртучанлыгы йортына, гаиләсенә, балаларына юнәлтелгән. Актив, шат күңелле, аңлаучан, сизгер. Ул бар нәрсәгә дә өлгерә: аш әзерләргә дә, җыештырырга да, буш вакытын гаиләгә багышларга да.
Гүзәлия белән Илдар уллары Искәндәрне һәм кызлары Ринатаны тәрбияләп үстергән. Алар иҗади балалар, хезмәт сөючәннәр, югары нәтиҗәләргә ирешү һәм кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәт нигезендә тәрбияләгәннәр. Боларның барысы да һәр кешенең бәхете өчен кирәк.
Гаилә һәм балалар - аларның тормышында иң зур кыйммәт.