Ютазы авылында яшәүче Равия Әхмәтова терлекчелектә утыз елга якын хезмәт куя: бүгенге көндә ул «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында бозаулар карый.
Хуҗалык бозауларын аерым асрау күзгә ташлана. Ягъни, бу балалар бакчасындагы кебек - төркем тәрбияләнүчеләре яшьләре буенча бүленгән. Бозаулар бер айга кадәр шәхси боксларда берәр-берәр асрала. Асларына калын итеп салам җәелгән, ул яхшы микроклимат һәм җылы урын тәэмин итү өчен даими рәвештә өстәлеп тора. Боксларга бозауның туган көне белән табличкалар беркетелгән. Икенче төркемгә ике айга кадәр бозаулар урнаштырылган. Алар инде икешәр тотыла. Ә өченче бокс, әйтик, зур бозаулар өчен билгеләнгән.
- Яңа туган бозауларга өч көн дәвамында угыз эчерәбез, - дип сөйли Равия Әхмәтова. - Аннан пастеризацияләнгән сөткә күчәбез. Хуҗалыкта 300 литр сыешлы пастеризатор бар. Анда сөт ике сәгать дәвамында кирәкле кондициягә - 40 градуска кадәр җитә. Ике айдан соң яшь терлекләр рационына бозаулар үсүе өчен кирәкле барлык микроэлементлар белән баетылган сенаж, фураж өстәлә. Ашату – ике тапкыр: иртәнге биштә һәм кичке биштә.
Равия Әхмәтова - өч күптән инде үз гаиләләре белән яшәгән өч бала анасы. Алты оныгы да Ютазы авылында яшәүче әбиләренең кунакчыл йортын онытмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Равия ханым Ютазы кымыз белән савыктыру дәваханәсендә эшләгән, ул вакытта кымызны кулдан болгатып ясаганнар. Мәкаләбез герое белән без иртәнге бозауларны ашатканнан соң очраштык. Сүз уңаеннан, ул үзенең хезмәттәшләре, Гүзәл һәм Нина белән, 130 баш бозауның сакланганлыгы өчен җавап бирә. Бозау караучы бокслар янындагы улакларны, салам “мендәрләрдә” тыныч кына яткан бозауларны, пастеризатор урнаштырылган сөт цехын күрсәтә.
- Җитәкчеләр әйбәтме? – дип сорыйм.
- Бик яхшы – гел аңлап карыйлар. Безнең хезмәт мотивациясе бар. Әйтик, 8 Март бәйрәменә, Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә, Сабан туена - бүләкләр, чәчәкләр, сый-нигъмәтле өстәлләр әзерләнә.
- Ә хезмәт хакы канәгатьләндерәме?
- Әйе. Аннары, менә миңа тиздән 65 яшь тула, ә мин эшләвемне дәвам итәм. Күңелем шушында тарта. Безнең коллектив һәм тулаем микроклимат сәламәт дип саныйм. Нәрсә, өйдә чир көтеп ятаргамы? Хәрәкәттә - бәрәкәт. Өйдә дә барысын эшләп өлгерәбез. Көндез бит без өйдә.
Хезмәттәшләре Гүзәл белән Нина да аның белән килешә. Өстәвенә, алар үз хуҗалыкларында да үгезбозаулар асрыйлар икән. Нигә асрамаска, Ансель Вафауллин терлек азыгы белән дә ярдәм итә бит. Әйе, районның гына түгел, республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы коллективларының берсе булган хуҗалык җитәкчесенә барысы да җиңел бирелгән кебек тоела. Хуҗалык нык, күрсәткечләр югары, холкы җитди, гаиләсе нык, кул астындагылар канәгать. Бу ничек мөмкин? Җавап – өстә генә. Вафауллин алдан күрүчәнлектән мәхрүм түгел, уйлап эш итә. Исегезгә төшерәбез, Ансель Вафауллин үз хуҗалыгында сөт-товар фермасында көтү һәм ашату белән идарә итү буенча программаны керткән иде. Нәтиҗә озак көттермәде – сөтнең тулай күләме 40 процентка арткан, ә азык чыгымнары тәүлеккә 1,5 тоннага кадәр кимегән. Нәтиҗәдә, терлекчелек продукциясен сатудан кергән табыш ике тапкыр арткан.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/govorim-telyatnitsa-podrazumevaem-zdorovyy-molodnyak