Бәйрәкәдә яңа мәчет төзеләчәк

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Бәйрәкә авыл җирлегендә халык җыены узды.

Бәйрәкә авылының яңартылган мәдәният йортында җирле халык көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен җыелды. Җыелыш, гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшинаның җентекле отчетыннан башланды, ул авылдашлар алдында эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады.

2022 елның 1 гыйнварына җирлек халкы саны 1076 кеше тәшкил иткән, 3 бала туган, 22 кеше үлгән.

2022 елда җирлек бюджеты 5 млн. 540 мең сум тәшкил иткән. Барыннан да элек, финанслау халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүнең төп сорауларын хәл итүгә юнәлдерелгән - юлларны карап тотуга һәм ремонтлауга, территорияләрне төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, су белән тәэмин итүгә һәм башкаларга.

Авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 272 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 149 ы – савым сыерлары. Узган ел Татарстан Хөкүмәте тарафыннан терлек асраучыларга 447 900 сум субсидия бирелгән.

2021 елда халыктан 42 мөрәҗәгать керде, күпчелек өлеше төзекләндерү эшләренә багышланган иде. Җирлекнең төп мәсьәләләреннән берсе – эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, җирлек территориясендә урнашкан чишмәләрне торгызу. Шуңа күрә авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан бу проблемаларны хәл итүгә аерым игътибар бирелә.

Бәйрәкә мәдәниятен үстерүгә авыл ветераннар советы, мәдәният йорты, «Гобәйдия» музей комплексы , мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре зур өлеш кертә. Өлкәннәр, яшүсмерләр һәм балаларның ялын оештыру буенча зур эш алып барыла: истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган мәдәни-массакүләм чаралар, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International