Урыссудан күп балалы Абрамовлар гаиләсе

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Ирем - Евгений Сергеевич, үзем - Ирина Владимировна һәм соклангыч дүрт кызыбыз - Анна, Мария, Гликерия һәм Пелагея.

 

Гаиләбез турында мин үзем сөйлим, чөнки бөтен гаиләнең ничек яшәвен  хуҗабикә хатын-кыздан да күбрәк белүче юк, чөнки нәкъ менә аның назлы иңнәренә ире, балалары турында кайгырту төшә бит…

Минем гаиләм - ул минем иң якын кешеләрем! Ирем - минем терәгем һәм яклаучым, зур гаиләне туендыручы. Женя - минем дустым, искиткеч әти! Ул минем барлык уй-ниятләремне һәм башлангычларымны хуплый торган зат. Гаиләбез тарихы исә 15 ел элек башланды …

Без ирем белән чиркәүдә таныштык... Бу беренче караштан мәхәббәт иде. Ике ел дуслашып йөрдек, аннары мин Женяны армиягә озаттым, ә мин аны көтеп алганнан соң туй ясадык! Бик күңелле булды, хәтта килен “сатып алу” да рус халык стилендә, костюмнар, җыр-бию белән узды. Беренче хыялыбыз тормышка ашты, туй көнендә үк без никахлаштык та.

Әти-әниләребез дә, әби-бабаларыбыз да никахлашып өйләнешкәннәр... Без дә бу традицияне дәвам итәргә теләдек. Никахка әти –әниебез кайчандыр карт әбием кызы никахына фатиха биргән борынгы икона белән фатиха бирде... Хәзер бу икона безнең ядкарь... Мин аны Украинадан алып кайттым. Анда никахның имин булуын сорап, аларга дога кыла торган  изгеләр сурәтләнгән. Бу икона өебезнең кызыл почмагында урнашкан йорт һәм безне саклый. Безнең гаилә 2010 елда барлыкка килде…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International