Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук оешмада белгечләрне гарантияле беркетү өчен шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медицина эшчәнлеге юнәлеше буенча югары белем бирү мәгариф оешмаларына максатчан кабул итү квоталары буенча укырга җибәрү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елның 20 апреленнән дә соңга калмыйча җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза җибәрелә (билгеләнгән сроктан соң бирелгән гаризалар каралмаячак).
Тәкъдим ителгән документлар нигезендә, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән максатчан укуга кабул итү квотасы һәм белем бирү оешмаларына кабул итү кагыйдәләре нигезендә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм укучылар арасында специалитет программасы буенча максатчан укыту турында килешү төзеләчәк. Максатчан укуга кабул итү квоталарына дәгъва итүчеләр саны арткан очракта, бердәм дәүләт имтиханының иң күп баллын җыйган укучылар белән килешү төзеләчәк (шәхси казанышлар өчен өстәмә баллларны исәпкә алмыйча).