Гомәровлар гаиләсенең гаилә бәхете сере

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Безнең гаилә бик зур әни, әти, мин, энем, сеңелем, ике әби, бабай, карт әби.

Без барыбыз да бик тату! Без бер-беребезне яратабыз һәм кадерлибез. Мин Әбсәләм авылында яшим, монда тудым һәм үстем. Карт бабам Рәшит һәм карт әбием Зәйтүнә гомер буе биредә яшәгәннәр: укыганнар, өйләнешкәннәр, эшләгәннәр, балалар үстергәннәр.

Әтинең исеме Гомәров Азат Кәрим улы. Ул Урыссуда туган. Һөнәре буенча ул газ һәм нефть скважиналарын эксплуатацияләү буенча техник. Шофер булып эшли. Ул көчле, спорт белән шөгыльләнә һәм эшчән.

Минем әнием Светлана исемле, ул Подгорный бистәсендә туган, аның балачагы шунда ук узган...садик...мәктәп. Алга таба әнием педагогика көллиятенә укырга керә һәм анда физик тәрбия факультетын тәмамлый. Урыссудагы 1 санлы мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Хәзерге вакытта әниебез үз вакытын безгә багышлый, төрле тәм-томнар әзерли, безгә укуда ярдәм итә, безнең турыда кайгырта.

Сеңлем Мәрьям 2014 елда туган. Ул бик шат күңелле, игелекле кыз. Мин аның белән төрле уеннар уйныйм, китаплар укыйм, кайвакыт аңа дәресләр белән булышам. Мәрьям беренче сыйныфта укый. Кече энебез Мөхәммәдхәбиб, аңа 3 яшь, ул шаян, җитез, наян. Ул һәрвакыт кызык һәм мәзәк сүзләр сөйли...

Без бик тату, бергә пазллар һәм лего җыябыз - бу аның яраткан шөгыльләре.

Һәр гаиләнең үз традицияләре бар. Алар бик күп.

Гаиләбезнең иртәсе 7 сәгатьтә башлана, без йокыдан торабыз, юынабыз, ә әни безгә хөрмә коктейле әзерли яки сөттә генә ботка пешерә. Иртәнге ашны без гаиләбез белән бер өстәл артына утырып ашыйбыз һәм мәтәпкә барабыз. Әти-әнием мине мәктәптән соң өйгә кайтырга, башта төшке ашны ашарга, өйдәге барлык өй эшләрен эшләргә, китаплар укырга һәм киләсе көнгә әзерләнергә кирәк, шуннан соң гына урамга уйнарга чыга алам дип өйрәттеләр.

Һәр көнне әни, традиция буенча, гаилә әгъзаларының берсенең яраткан ашамлыгын әзерли һәм без тагын барыбыз да бергә бер өстәл җыелабыз. Пәнҗешәмбе көнне без гадәттә кунаклар каршы алабыз. Кичке аштан соң мин әти-әнием белән көнемне ничек уздыруым һәм нинди яңа нәрсәләр белүем турында уртаклашам. Бу вакытта бөтен гаилә бергә җыелган була һәм без сәгатьләр буе теләсә нинди темага сөйләшә алабыз, яки китап укыйбыз, йә телетапшырулар карыйбыз, гадәттә, хайваннар тормышы турында. Бергәләп урамда йөрергә яратабыз.

Безнең яраткан төп бәйрәмнәребез - Ураза гаете һәм Корбан бәйрәме, бу бәйрәмнәрдә әни төрле тәмле ризыклар әзерли һәм кунакларны кичке ашка чакыра. Ә Корбан гаетендә мохтаҗ кешеләргә корбан ите таратабыз. Шулай ук без туган көннәрне бәйрәм итәбез, төрле тәм-томнар әзерлибез һәм кунакларны чакырабыз. Җәен, каникул вакытында, без бөтен гаиләбез белән Дагстанга барабыз, анда бик күп матур, тарихи урыннар бар.

Гаиләм минем өчен үрнәк булып торуына мин бик шат. Мин үземне  бәхетле бала дип атый алам, чөнки мине үзем турында кайгырткан әти-әни һәм мине бик яраткан якыннарым чолгап алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International