"Гаилә бәхете серләре" район конкурсында катнашучылар - Мәрдановлар гаиләсе

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Гаилә - ул якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без аларны яратабыз, алардан үрнәк алабыз, алар турында кайгыртабыз, аларга игелек телибез. Бәхетле гаилә – ул анда һәр гаилә әгъзасына мәхәббәт һәм хөрмәт белән карый торган гаилә.

Безнең Мәрдановлар гаиләсе – күп балалы гаилә. Әтиебез - Фидан, әниебез -Ләйлә, кызлары Лилиана һәм Динә, уллары Вилдан. Бездә чын-чынлап тату, бәхетле гаилә. Шундый искиткеч әти-әни бүләк иткән өчен без язмышка бик рәхмәтле. Мөгаен, бәхетле гаиләнең иң төп “рецепты” булып ихлас мәхәббәт торадыр. Бары тик чын мәхәббәт хөкем сөргән гаиләләрдә генә бәхет һәм күңел гармониясе өчен кирәкле бөтен нәрсә булачак.

Без гаилә белән еш кына гаилә кичәләре, уртак яллар оештырабыз. Гаиләбез белән урманга йөрергә: җәен җиләк җыярга, көзен - гөмбәгә, кышын чаңгыда шуарга барабыз. Еш кына төрле шәһәрләргә барабыз һәм истәлекле урыннарга сокланабыз. Буш вакытта ял барлык гаилә әгъзаларын берләштерә һәм аларны бәхетле итә. Кая да булса барырга мөмкинлек юк икән, без бары зур торт яки тәмле пирожныйлар пешерәбез, өйдә чәй табыны оештырабыз, күңел ачу уеннары уйлап табабыз һәм вакытны өй атмосферасында күңелле үткәрәбез. Безнең гаиләдә бу даими оештырыла, һәм ышаныгыз, мондый катлаулы булмаган рецептлар безне якынайта, чын дуслар ясый һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта.

Музыка - безнең гаилә өчен искиткеч күренеш. Безнең гаилә музыкаль. Безнең гаиләдә барлык балалар да җырларга, биергә һәм музыка коралларында уйнарга ярата. Әни төрле башкаручылар концертларына билетларны еш сатып ала, һәм без бөтен гаиләбез белән бергә концертларга йөрибез.

Без үзебезнең гаиләне иң яхшы гаилә дип уйлыйбыз, чөнки без һәрвакыт үзебезне әти-әнинең яклавын тоябыз. Бу көн саен безгә көч һәм үз-үзебезгә ышаныч өсти. Гаилә җылысы безнең өчен изге, ул җылыта һәм шатлык бүләк итә. Кайда гына булсак та, безнең һәрвакыт өйгә, үз гаиләбезгә кайтасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International