Фәрраховлар гаиләсе - "Гаилә бәхете сере" район конкурсында катнашучылар

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Илнар белән Алия, Акбаш мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары. Гаилә бәхетенең сере, беренче чиратта, үзара мәхәббәт, үзара аңлашу, ярдәм итү һәм хөрмәт итүдән гыйбарәт.

 

Һәм, әлбәттә, тугрылыктан. Чөнки "бер-береңә ышануда төзелгән мөнәсәбәтләр һәрвакыт ныклы була", - ди гаилә учагын саклаучы Светлана Флюр кызы.

Безнең гаилә зур: әтиебез Ринат, әниебез Света, апам Диләрә, абыем Илнар һәм мин - Алия. Әниебез игелекле, ярдәмчел. Һәрвакыт бөтен эштә безгә ярдәм итә. Яраткан әниебез безне камыр ризыклары белән сыйлый: без аның тортларын бик яратабыз. Әтиебез машина йөртүче, ул еш кына командировкаларга бара. Аның ял көннәре булганда, бу безнең өчен чын бәйрәм. Әти безне еш кына төрле матур урыннарга йөртә. Быел Яңа елда без Чаллыга чыршы бәйрәменә бардык. Җәен бөтен гаиләбез белән балык тотарга һәм пикникларга барабыз. Ул янә рейска киткәндә, без аны бик сагынабыз. Әти-әниләр безне бик яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International