Инсаповлар гаиләсе - «Гаилә бәхете сере» район конкурсында катнашучылар

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Гаилә кеше тормышында мөһим урын алып тора.

Гаиләдә кеше үсә, камилләшә. Бала өчен үзенә якын кешеләрнең: әти-әнисенең, әби-бабасының, өлкән абыйсының яки апасының уңай үрнәге бик мөһим. Гаиләдә өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышы, аларның бер-берсенә, балаларга, иҗтимагый тормыш күренешләренә мөнәсәбәте үрнәк булып тора. Гаилә традицияләре барлык якын туганнарын якынайта, гаиләне гаилә итеп ясый. Гаилә традицияләренең берсе - буыннар арасында элемтә. Һәр ял көннәрендә без бөтен гаиләбез белән әби-бабай янында җыелабыз. Анда барыбыз бергә гаилә кичке ашы әзерлибез. Күңелле сөйләшүләр алып барабыз, киләчәккә планнар турында фикер алышабыз, киңәшләшәбез, шатлык-куанычларыбыз белән уртаклашабыз. Якыннарыбызның истәлекләрен тыңлыйбыз, гаиләбезнең тарихы белән кызыксынабыз. Хәер, бу очрашулар истәлекле даталарны, балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен бәйрәм итүләрдә дә һәм башка күп нәрсәләрдә дә чагылырга мөмкин. Әмма аларның һәркайсы гаилә учагының мәхәббәт, җылылык һәм наз белән чолганганлыгын дәлилли.

Гаиләбезнең тагын бер традициясе - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Гаилә әгъзаларының барысы да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Кышын чаңгыда, тимераякта шуабыз, бассейнда йөзәбез. Җәй көне велосипедларда, роликлы тимераякта шуарга, ачык сулыкларда йөзәргә яратабыз.

Ике ел рәттән республика туристик форумында катнаштык, анда төрле конкурсларда 2 һәм 3 урыннар яуладык. Бу чара безне тагын бер спорт төренә этәрде. Без үзебезне сыныйбыз, һәм бездә туризм да яхшы килеп чыга. Берничә тапкыр Октябрьский һәм Бөгелмә шәһәрләрендә бау паркында булдык.

Гаилә башлыгы, әтием Шамил Карәметдин улы, Һөнәре буенча электромонтер, эш сөючән,  милли көрәш белән шөгыльләнгән, Сабантуй бәйрәмнәрендә күп тапкырлар призер. Профессиональ бүләкләре бар.

Әнием, Раушания Рәхимҗан кызы, һөнәре буенча - башлангыч сыйныф укытучысы, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә, бигрәк тә чаңгыда узышырга ярата. Чаңгы ярышларында ирешкән уңышлары өчен күп кенә грамоталар һәм берничә медаль белән бүләкләнде, шулай ук һөнәри грамоталары да бар.

Олы абыем Рафаэль 7 сыйныфта укый. Мәктәпкә кадәр үк спорт мәктәбенә йөрде. Җиңел атлетика белән шөгыльләнде, әмма сәламәтлеге буенча йөзү белән шөгыльләнә башлады. Спорт ярышларында катнашты. Ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юллары» чаңгы ярышларында «Иң яшь катнашучы» номинациясендә дипломы, йөзү буенча медальләре бар.

Мин-Радик, 4 сыйныфта укыйм. Гаиләбезнең барлык әгъзалары кебек үк, йөзү һәм чаңгы спорты белән актив шөгыльләнәм. Ярышларда катнашам. Дипломнарым, медальләрем һәм грамоталарым бар.

Өйдә дә спорт белән шөгыльләнә алуыбыз өчен шартлар тудырылган. Йөгерү юлы һәм күпфункцияле турник, велосипедлар, роликлы тимераяклар, боз тимераяклары, чаңгыларыбыз бар.

Һәрберебезнең яраткан эше дә бар. Әти авыл хуҗалыгы техникасы белән мавыга. Аның белән бергә абый гел янәшәдә. Аңа да техника белән янәшә булу бик ошый. Техника белән эш итәргә ярата. Тагын ул фотосурәткә төшерү белән шөгыльләнергә ярата. Рафаэль балалар бакчасында тәрбияләнүче буларак та, «Минем әнием - иң яхшысы» район интернет – конкурсында катнашып, катнашучы дипломын алды. Аның «Табигать палитрасы», «Әби белән бабай янәшә», «Минем тормышымда әти» конкурсларына җибәргән фоторәсемнәре  беренче урынны яуладылар, алар өчен ул грамоталар гына түгел, кыйммәтле бүләкләр дә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International