Байларда көзгә ФАП ачылачак

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Халык җыены күптән түгел төзекләндерелгән авыл мәдәният йортында узды.

Авыл халкының сораулары күп җыелган: авылны төзекләндерү, коммуналь-көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыру, керү юлында яктыртуны торгызу, җәмәгать тәртибен саклау һәм башкалар.

Җыенда район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район прокуроры Тимур Фатыйхов, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова, Баш ветеринария табибы Динар Хәкимов, полиция участок уполномоченные Рамил Әхмәтшин һәм район хезмәтләренең башка җитәкчеләре катнашты.

Авыл халкы алдында 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап тотып, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова авыл инфраструктурасының һәр звеносы эшчәнлегенә җентекләп тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, Байларда 149 хуҗалык исәпләнә, аларда 409 кеше яши. 2021 елда 1 бала туган, 9 кеше үлгән. Мөгезле эре терлек саны – 45, шуларның 20се - савым сыерлары, сарыклар – 19, кәҗәләр – 8 һәм 3 ат. Авыл мәдәният йорты, кибет бар, фельдшер эшли. Узган ел җирлек эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - торак пунктларны төзекләндерү, зират өчен территорияне межалау, урам яктырткычлары кую.

2021 елда авыл җирлеге алдында авыл юлларын карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү мөһим бурыч булып тора. Октябрь урамы буенча 164,5 м озынлыктагы асфальт салынган.

Җирлек башлыгы Фәния Әминова нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Ютазы муниципаль районы җитәкчелегенә, районның депутатлар корпусына, шулай ук «Төзекләндерү» МБУ, мәдәният йорты коллективларына һәм актив тормыш позициясе алып баручы халыкка рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International