укырлар җәмгыятенең отчет җыелышы: проблемалар һәм чишелешләр

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортында сукырлар җәмгыяте җирле бүлегенең отчет-сайлау җыелышы узды. Аны узган елның декабреннән рәис вазыйфаларын башкаручы Наталья Зиннурова еллык отчет белән ачып җибәрде. Ул ел дәвамында уздырылган чаралар, ярышлар, бәйге һәм слетлар турында сөйләде, кайбер килеп туган проблемаларны, әйтик, Урыссу үзәк район хастаханәсендә офтальмолог булмавын әйтеп үтте. Район хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыхов җыелучыларга әлеге вәзгыятьне болай дип аңлатты: "тиздән күрше Октябрьский шәһәреннән офтальмолог безнең белән хезмәттәшлек итәр дигән өмет бар". Әлеге сорау якын киләчәктә хәл ителер, мөгаен, диде ул. Табиб, шулай ук, бу өлкәдәге белгечләргә, реаниматологлар кебек үк, бөтен җирдә дә кытлык булуын хәбәр итте. Хастаханә җитәкчелегенә башка төрле сораулар да туды. Шулай, әлеге җәмгыятьнең бер әгъзасы хастаханәнең кайбер баскыч кырыйларын кызгылт сары төскә буярга кирәклеген искәртте, мәсәлән, өченче катка менгәндә хәтта күрүчеләр дә ул тирәдә абыналар, диде. Р. Фатыхов әлеге сорауны контролльгә алды һәм тиз арада чишәргә вәгъдә итте. Район һәм төрле хезмәт җитәкчеләренә дә сораулар табылды. Алар - сукырлар җәмгыятенә аерым кабинет бүлеп бирү, махсус программа буенча компьютер грамоталылыгына өйрәнү, башка торак пунктлардан килеп-китү мөмкинлеге булу. Бу һәм башка сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова җавап бирде. Ул шулай ук җәмәгать активисты Геннадий Гребенюкка район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Киңәшмәдә сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә оешмасы җитәкчесе Артем Пахорев катнашты һәм чыгыш ясарга теләвен белдерде. Ул күрше районның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Брайль азбукасы курслары турында сөйләде һәм укуга язылырга тәкъдим итте. Аның сүзләре буенча, әле күптән түгел генә күрү сәләтен югалтучыларга һәм адаптация чорын узмаганнарга Россиядә берничә учреждение эшләп килә. Шуларның берсе Волоколамскта. Монда, махсус үзәктә, 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге сукыр ютазылылар тулы социаль һәм көнкүреш адаптация белән реабилитация курслары уза алалар. Уку озынлыгы - 2,5 ай. Әмма анда бер ел алдан язылырга кирәк - үз чиратыңны озак көтәргә туры киләчәк.
Контроль-ревизия комиссиясе докладын Лилия Вахитова укыды. Доклад җәмгыять әгъзалары белән бер тавыштан кабул ителде. Моннан тыш, киңәшмәдә җирле бүлек рәисе итеп бер тавыштан Н. Зиннурова, контроль-ревизия комиссиясе рәисе итеп Л. Вахитова, шулай ук бюроның һәм ревизия комиссиясенең яңа әгъзалары сайланды. Берникадәр вакыт элек рәис вазифаларын үтәгән Светлана Миншина исеменә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Соңгы вакытта районда "Уңайлы мөхит" дип исемләнгән республика программасы буенча чаралар күрү активлаштырылды. Әлеге программаның максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышларын мөмкин кадәр уңайлырак итү. Пушкин урамы тротуарларында юл уңаен күрсәтүче сары плитәләр пәйда булды. Җәмгыять әгъзаларына алардан ничек файдалану турында Н. Зиннурова сөйлиячәк һәм күрсәтәчәк. Бу фикергә киҗәшмә азагында киленде. Ә мәдәният йортыннан чыкканда җәмгыятьнең һәр әгъзасы район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International