4 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләренең уку-укыту семинары узды. Әйдәп баручы методист 2021 ел нәтиҗәләре, шулай ук 2022 елга бурычлар турында сөйләде.
Авыл китапханәләре хезмәткәрләре Илинә Кәримова, Диләрә Йосыпова, Алсу Ямаева һәм Гөлнара Йосыпова эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, алар 2021 елда башкарылган эшләргә анализ ясадылар, үз эшчәнлекләрен видео аша күрсәттеләр.
Методик-библиографик бүлек хезмәткәрләре планнар, отчетлар төзегәндә, чаралар үткәргәндә кайбер җитешсезлекләрне билгеләп үттеләр, шулай ук авыл китапханәләре эшендә уңай моментларны да сөйләп уздылар.
Семинар бик бай эчтәлекле, кызыклы һәм белемне арттыра торган булды. Агымдагы ел да уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез.