Район мәдәният йортында яңа туган игезәкләргә багышланган бәйрәм узды. Узган елның декабрь һәм гыйнвар айларында туган яшь кунаклар әниләре һәм әтиләре кулында котлаулар кабул иттеләр. Мондый гаиләләрне хөрмәтләү быел беренче мәртәбә булды. Тантана сәбәпчеләре әле кечкенә булса да, әти-әниләр аларны бик матур итеп киендерергә тырышты. Моңа карап, битараф калу мөмкин түгел иде. Бер үк төрле баш киеме һәм оекбашлар, икенчеләре зәңгәр комбинезоннарда, кызларны чәчәкләрдән һәм тасмалардан танырга мөмкин иде. Нәрсә әйтсең, беренче дөньяга чыгу. Бүген игезәк ике балалары туган Курмыгиннар, Афанасьевлар һәм Заһидуллиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Бу парлар өчен район мәдәният йортында ЗАГС бүлегенең тантаналар залы ишекләрен ачты. Бу шатлыклы вакыйга белән әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина котлады.
– Гаиләдә игезәкләр туу – әти-әни өчен икеләтә бәхет, хәзер гаиләдә улыгыз да, кызыгыз да бар, – дип мөрәҗәгать итте Курмыгиннарга Светлана Петровна.
– Район башлыгы Аяз Шәфигуллиннан һәм шәхсән үз исемемнән иң ихлас һәм җылы теләкләр кабул итегез. Сезгә һәм Ютазы районының кечкенә сабыйларына карап, без дә сезнең белән бергә бәхетле, һәм сезгә сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телибез.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/dvoynaya-radost