«Татарстан проектлары» АҖ - Татарстан Республикасы икътисадының төрле тармакларында эшкуарлык секторын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт компаниясе. Компания инвестиция проектларын өйрәнә, Россия һәм чит ил туры инвестицияләр фондлары ягыннан финанслауны җәлеп итә һәм бизнес-проектларны, шулай ук дәүләт-хосусый партнерлык проектларын юридик һәм аналитик яктан тәэмин итә.
Инвестиция проектларын эшләүне гамәлгә ашыра һәм сәнәгать паркы, ТОСЭР, ОЭЗ резиденты статусын алу өчен документларның тулы пакетын төзи, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 06 июлендәге 554 номерлы карары нигезендә аукцион үткәрмичә җир кишәрлекләре алу өчен проектларны тәэмин итә, шулай ук аларның командасы банк кредитлаганда һәм банк гарантиясен алганда финанслауны, инвестицияләрне җәлеп итү өчен кирәкле документлар эшли.
«Концессион килешүләр турында» 2005 елның 21 июлендәге 115-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Дәүләти-хосусый партнерлык, Россия Федерациясендә муниципаль-хосусый партнерлык турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып инвестиция проектларын юридик һәм аналитик тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
«Татарстан проектлары» АҖ презентациясе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: /file/jutaza/File/АО «проекты татарстана» (1).pdf