Социаль хезмәткәрләр көне белән!

2013 елның 7 июне, җомга

 

Әлеге бәйрәм әле бик яшь. Чөнки социаль хезмәткәр һөнәре илебездә XX нче гасырның 90 нчы елларында гына барлыкка килә. Бу һөнәр кешесе булу өчен кеше хәленә керә белү кирәк,  чөнки социаль хезмәткәргә мөрәҗәгать итәргә тиеш булган олы яшьтәге һәм авыру кешеләр бик бәхетле түгелләр һәм еш физик кайгы кичерәләрһәм шуңа күрә дә социаль хезмәткәрләр аларның хәленә керә белергә тиешләр.

         Хөрмәтле Ютазы районы социаль яклау бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр! Бүген мин сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, чөнки нәкъ менә сез кешенең авыр вакытларында ярдәм кулы сузасыз.  Сезнең аркада олы яшьтәге кешеләр һәм хәтта балалар тулы канлы тормыш белән яши башлыйлар. Мин сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм сезнең авыр хезмәтегездә уңышлар телим. Сезнең хезмәтегезне һәркем бәяләсен, күрсен иде, гаиләләрегездә иминлек хөкем сөрсен, я яныгызда һәрвакыт ярдәм кулы сузардай дусларыгыз булсын! Сез һәрвакыт таяна алырдай нык гаилә терәге һәм мәхәббәт телим. Һәр башлаган эшегез уңышлы булсын!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International