Очрашу Азнакай шәһәренең кызлар командалары һәм "АТЛАНТ" яшүсмерләр-яшьләр клубындагы волейбол секциясендә тәрбияләнүчеләр арасында (тренерлары Гәрәев Газинур Гамбәр улы) үтте.
Волейбол матчы бик мавыктыргыч һәм тамашалы булды. Мәйданчыкта спорт азарты һәм җанатарларны үз командаларына актив ярдәм итәргә мәҗбүр итүче үзенчәлекле мохит хөкем сөрде. Матч дустанә атмосферада узды, кызлар командасы лаеклы дәрәҗәдәге уен күрсәтте, аларда спорт характерын, чыдамлылык һәм ныклык сыйфатларын күзәтергә мөмкин булды. Матчтан соң командалар бер-берсенә бик яхшы уен өчен рәхмәт белдерделәр. Спорт залыннан барысы да күтәренке кәеф белән таралышты, чөнки зур энергия заряды тупладылар.
#ютазинскийрайон
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/5-fevralya-2022-goda-sostoyalas-tovarishcheskaya-vstrecha-po-voleybolu-v-gorode-aznakaevo