Авыр сукмаклар аша саллы гомер яшенә

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Урыссу поселогында яшәүче Александра Лексина үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Александра Арсентьевна - Куйбышев өлкәсе Подбельск авылында туган. Биредә ул җидееллык мәктәп тәмамлый, шушы авылда ул өлкәннәр белән бергә тир түгә башлый. Язмыш ихтыяры буенча 1954 елда Урыссу поселогына күчеп килә. Җирле агач эшкәртү комбинатында эшкә урнаша. Соңыннан Урыссу бемит заводында, пенсиягә чыкканчыга кадәр «Бугульминский холодильник» оешмасында эшли. Ире Иван Федорович белән ике кыз үстерәләр. Әмма аларның берсе кыска гомерле була. Александра Арсентьевна озын хезмәт юлы үткән. Аның үткән юлы турындагы коры хатирәләрендә үткән елларның иң якты, иң чагу истәлекләр булып хезмәттәге батырлыклары калган. Ул чакта ничек эшли белүләрен  ветераннарыбызның үз һөнәрләре турында сөйләүләреннән күрергә мөмкин. Әйе, аларда җиңеллек авыр хезмәт белән ирешелә дигән ышаныч яши. Ә бит чыннан да, хезмәт кенә кешене бәхетле итә ала.

Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән ветеранны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район ветераннар советы рәисе Владимир Петров котлады. Чәчәкләр, бүләкләр һәм якты елмаюлар – барысы да Сезгә, хөрмәтле Александра Арсентьевна.

 

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/trudnymi-tropami-k-dolgoletiyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International