Мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең төшке ашны бик теләп ашавын күргәч, аларга ризык ошавын чамаларга була иде инде.
Шулай да аларның үзләренә сүз бирик әле.
Артур Мәҗитов, 4б сыйныфы укучысы:
- Миңа компотлар, боткалар, чәй, салатлар, ашлар, макарон ошый. Безнең пешекчеләр тәмле әзерли. Барысы да ошый.
- Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 2а сыйныфы укучысы Бәхтияр Фатыйхов, мәктәп ашханәсендә кишер һәм чөгендер салатларын, шулай ук сырлы бутербродларны өстен күрә.
Әлеге мәктәптә ата-аналарның даими рәвештә мәктәпкә килеп, балалары өчен ничек ризык әзерләүләре, аларның нинди ашларны күбрәк яратулары, ниндиләрен өстәлдәге күршесенә тәкъдим итүләрен тикшерүләре традициягә әверелгән. Шулай итеп, әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең әти-
әниләре Земфира Фаздалова һәм Зилә Мизгирева пешекчеләр тарафыннан әзерләнгән «Дуслык» боткасыннан авыз иттеләр. Алар бертавыштан иң югары бәяне бирде. Дөрестән дә, ботка чама белән шикәрле, майлы, кыскасы, нинди булырга тиеш – шундый иде. Мизгирева, әйтик, мәктәптә ашауга сылтанып, аның баласы өйдә ашамавын сәбәп итеп килүен әйтте. Ярый алайса, ана белән нарасые арасындагы мөнәсәбәтләрдә аннан катлаулырак проблема булмасын.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-urussinskoy-shkole-2-roditeli-proveli-kontrol-kachestva-pitaniya-detey