Кәрәкәшле авыл җирлегенең гүзәл затлары да, олысы-кечесе бергәләп – кышкы уеннарда актив катнашалар.
Алар күңелле итеп чанада шуа, саф һавада физик күнегүләр ясый. Шул ук вакытта карт гвардия “егетләре” дә хатын-кызлардан калышмый - үпкәләрне саф һава белән тутыру, гомумән, сәламәтлекне ныгыту өчен оештырылган чараларга кушыла. Менә шулай ял итсәң, боегып утыруга сәбәп калмый.
- Без, кәрәкәшлелеләр, барысын да мондый төр спорт ярышларына һәм кышкы уеннарга кушылырга чакырабыз, - ди Кәрәкәшле авыл җирлеге хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/karakashlinkam-virus-nipochem