Урамны кардан чистартучыларга булышыйк

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Районның йорт яны территорияләрендә барлыгы 16 ишегалды җыештыручы эшли.

Быел кыш юл хезмәтләре һәм ишегалларын җыештыручылар өчен чын сынау булды. Бу тема электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларының көн кадагындагы темасы булды. Әмма бу хакта күпме генә сөйләсәң дә, кар кимеми.

Күрше шәһәрләр белән чагыштырганда, безнең районда эшләр күпкә яхшырак, әлбәттә. Бу күпердән соң, Октябрьский ягыннан кергәндә үк сизелә. Бүген урам себерүчеләргә техника да ярдәмгә килгән. Бездә күпфатирлы йортлар ишегалларын җыештыру сыйфаты билгеләнгән таләпләргә җавап бирә. "Йортларда яшәүчеләрнең машиналары карны җыештырырга комачауламаса, ярты сәгать эчендә бөтен карны ишегалларыннан чыгарып булыр иде", - диләр ТМШ җитәкчеләре. Бүген «Маяк» ТМШ Ленин урамы буенча кар чыгаруны оештырды, анда 2 берәмлек техника һәм ишегалды җыештыручы җәлеп ителде. Ничек күңелле бит, ишегалларында чиста һәм кешеләргә йөрергә уңайлы булганда. Әйдәгез, үзара әдәпле булыйк, урам җыештыручыларны хөрмәт итик һәм аларга булышыйк.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/a-sneg-idet-i-vse-vokrug-kogo-to-zhdut

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International