Шундый исем астында Урыссуның 2 санлы мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган парламент дәресе узды.
Ачык дәрес башланыр алдыннан мәктәп директоры Нина Якимова балаларга район Советы депутаты, экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллинны тәкъдим итте. Җитәкче, парламент сәгате – ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының 2009 елдан башлап уңышлы гамәлгә ашырыла торган уртак проекты, дип белдерде.
Парламент сәгате тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алия Мәсәлимова җитәкчелегендә узды. Ул гади, аңлаешлы формада 5а сыйныф укучыларына мөһим нәрсәләрне аңлатты. Иң мөһиме, дип билгеләп үтте ул, балалар шуны аңларга тиеш - бер кеше хокуклары тәмамланган урында икенче кеше хокуклары башлана. Башкача әйткәндә, җәмгыятьтә яшәгәндә, бары тик үз уңайлылыгың турында гына уйларга мөмкин түгел. Янәшәдә булучыларны һәрвакыт истә тотарга кирәк.