Узган елның сентябреннән эш стажы һәм хезмәт хакы турындагы мәгълүматларны дәүләт һәм муниципаль архивлардан электрон рәвештә алырга мөмкин.
Башка сүзләр белән әйткәндә, архив бүлегенә белешмә артыннан шәхсән килергә кирәкми. Мәсәлән, узган ел район башкарма комитетының архив бүлегенә архив документларының күчермәләрен бирү үтенече белән 622 кеше мөрәҗәгать итте. Көн саен мондый төрдәге мөрәҗәгать белән бүлеккә өч-дүрт кеше килә.
Агымдагы елдан мондый мәгълүмат алу өчен архив бүлегенә килү таләп ителми. Гаризаларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша җибәрергә була. Моның өчен “Услуги исполнительных комитетов Республики Татарстан" порталына https://uslugi.tatarstan.ru/ispolkom-citizens сылтамасы буенча керергә кирәк.
Гаризаны тутыру өчен «электрон паспорт» булу, ягъни ЕСИА аша теркәлү зарур.
Архив бүлегенә шәхси мөрәҗәгать иткәндә паспорт, хезмәт кенәгәсе яки аларның күчермәләре булырга тиеш.
Белешмәләр 21 эш көне дәвамында әзер булачак. Кайбер очракларда белешмә бирү 30 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Әзер белешмәне гражданнар архив бүлегендә, яисә Россия почтасы аша, яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша ала алалар. Архивтан кәгазьдәге мәгълүмат бушлай бирелә. Барлык сораулар буенча 2-66-40 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Лилия Гәрәева, архив бүлеге начальнигы.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/arkhivnye-spravki-mozhno-poluchit-cherez-internet