Алимент түләтү буенча онлайн кабул итүгә язылу ачылды

2022 елның 11 феврале, җомга

Алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итүгә язылу башланды, ул 4 мартта узачак. Республика халкына Татарстан башкаласына кабул итүгә килергә кирәкми – республиканың баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеевага сораулар белән алар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегеннән видеоконференцэлемтә режимында мөрәҗәгать итә алалар.

Кабул итүгә телефон номерлары буенча язылырга мөмкин 8(843) 514-92-21, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-18.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International